Флера Хәмитовның тавышын беркем белән дә бутап булмый. Аның ягымлы аһәңле тавышы үзенә тартып тора, тыңларга мәҗбүр итә. Ә инде җырлап та җибәрсә җанны иркәли, лирика белән сугарылган һәрбер театраль образы хәтердә саклана. Ул бит театрда җырлы образлар тудырган бердәнбер актриса иде, әле дә аны алыштырырлык актрисалар юк. Я шәп актриса, я шәп җырчы, ә ике талант та бергә кушылып тулы җанлы образ тудырганнар юк. Бик сагынып исә алам
Камал театры сәхнәсендә Флера Хәмитова тудырган образларны. Татарстан радиосында эшләгәндә дә иртәнге концертларда еш җырлата идем, хикәяләр укырга килгәндә дә очраша идек. Музыка училищесында эшләгәндә аның дәресләренә студентлар бик теләп йөриләр иде, анда алар "Зәңгәр шәл" спектакленнән фрагментлар башкарып, үзәрен чын татар җанлы җырчылар итеп сизәләр иде. Соңрак күршем буларак та
аның аның белән аралашып яшибез. Ул гел шат күңелле. Бер дә зарланмый, хәтирәләрен яңартып яши, гел китаплар укый, рәхәтләнеп сөйләшә. Мин аны Бәхетле сәхнә гомере кичергән, истә калырлык лирик образлар иҗат иткән актриса буларак бик ихтирам итәм. Кызганыч, нигәдер мин аның портретын Камал театры стенасында тапмадым, сәбәбен дә белмим. Бәлки онытканнардыр... Бәлки башка сәбәпләр дә бардыр... Яңа театр ачылгач, Флера Хәмитовның портретын да башка артистлар, режиссерлар белән бер рәттә күрәсе иде. Ихтирам белән Сиринә Латыпова.
TV and radio company Tatarstan-New century
February 2023 •
3
На татарском языке ведущие передач или новостей татарские буквы произносят на русскую манеру. Особенно раздражает когда вместо буквы һ произносят х хава, шәхәр, ...